Израиль Газзә чигендә 3 сугышчыны үтерде

Израиль хәрбиләре Газзә Сызыгында Ислам Җиһады төркеменең 3 сугышчысын үтерде.

Сугышчылар Газзә Сызыгының көньягында, Хан Юныс шәһәре янында чик коймасына бомба куярга маташканда утка тотылган диелә.

Израиль хәрбиләре вәкиле чик коймасы янында 3 сугышчының үтерелүе турындагы хәбәрне раслады.