Европа Берлеге белән Босния мөһим килешү имзалады

Босния Европа Берлегенә кушылуга таба беренче адым дип каралучы мөһим килешүне имзалады.

Тотрыклыландыру һәм берләшү килешүен бүген Люксембургта Босния премьер-министры Никола Спирич һәм Берлекне киңәйтү комиссионеры Олли Рейн имзалады.

Килешү нигезендә, Берлекнең ярдаменә алмашка Босния үзенең икътисадын, хокукый һәм сәяси системасын реформаларга тиеш булачак.