Рәхимов Шәймиев тәкъдимен хуплый

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең төбәк башлыклары сайлауларын кире кайтару тәкъдимен хуплады.

Башкортстан президенты матбугат хезмәте белдерүендә Рәхимовның "Мин Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең позициясен хуплыйм һәм президент вазыйфасын бетерү яки бетермәү турында төбәкләр үзләре карар итәргә тиеш дип исәплим дигән сүзләре китерелә.

Красноярский ягы башлыгы Александр Хлопонин һәм Русиянең төбәкләр министры Дмитрий Козак исә Шәймиевнең төбәк башлыкларын сайлау системасын кире кайтару тәкъдиме вакытыннан иртә дип исәпләүләрен белдерде.