Исерек юлчы очкычтан сикерергә теләгән

Мәскәү-Красноярский юлындагы Ту-154 очкычында исерек юлчы үз-үзен үтерү өчен өстәмә ишектән сикерергә теләгән.

Юлчы аны коткарырга теләгән очкыч хезмәткәрен кыйнаган. Берничә хезмәткәр бергәләп ул юлчыны тынычландырган.

Һава аланына төшү белән ул кеше милициягә тапшырылган һәм аны административ җаваплылыкка тарту эше ачылган.