Русия акчалар биреп урыс теленә өйрәтмәкче

Русия БДБ илләрендә урыс телен үстерү өчен акчалар бүлә. Соңгы елларда күрше илләрдәге яшьләренең урыс теленә кызыксынуы кими. Федераль үзәк төрле юллар белән урыс теленә кызыксыну уятырга тырыша.
Русия президенты урыс телен саклап калу өчен бүлгән акчага инде берничә түгәрәк өстәлләр һәм конференцияләр узган. Элекке советлар берлеге илләрендә урыс телен үстерү белән Мәскәүдәге сәяси коньюктура үзәге шөгыльләнә. Ләкин белгечләр Русиянең тырышлыгы батып барганда саламга тотынуга тиң, ди. Ник дигәндә? Яшьләрдә урыс телен өйрәнүгә кызыксыну һәм ихтыяҗ юк. Һәм алар күбрәк инглиз, алман, француз теленә өстенлек бирә. Аеруча да бу Грузия, Эстония, Украинада нык сизелә. Бу хакта Newsweek журналы да язып чыкты.

Европага юл туры

Яшьләр чит теле буларак инглиз яки француз, алман телен сайлавны Европага якынрак булу өчен дип аңлата. Әгәр элек алар өчен Көнбатышка юл Русия аша гына ачык булса, хәзер инде бернинди киртәләр юк. Шуңа шактый гына яшьләр үзләренә урыс телен өйрәнүне кирәк дип санамый һәм меңләгән студент Көнбатыш Европа, Америка уку стандартларын сайлый. Мисал өчен, Украинаның Киево-Магилянский академиясендә укыту украин һәм инглиз телләрендә генә алып барыла икән, Әзербәйҗандагы Хәзәр университетында да инглиз теленә өстенлк бирә. Мондый хәлләр Тифлиста да, Бишкәктә дә күзәтелә. Аларда да укыту программалары көнбатышныкы.

Урыс телен кысрыклыйлар, ә татар телен?

Татарстанда исә соңгы вакытта бу нигездә шау-шулар туды. Мисал өчен татар-төрек лицейларында фәннәрне инглиз телендә укытуга Русия канәгатьсезлек белдерде.

Федераль үзәк БДБ илләрендә урыс телен үстерү чараларын күрә, урыс телен кысырыклыйлар дип чаң кага. Шул ук вакытта үзе дә Русиядәге башка милләтләрнең ана телләрен укытуга киртәләр куя. Милли төбәк компонентының бетерелүе моңа ачык мисал булып тора.

Ә Казакъстан яшьләре белә

БДБ иләррендәге яшьләрнең инде күбесе урыс телен оныта бара дип билгеләнә. Украина, Грузия һәм Балтый буе илләре өчен Мәскәү инде үрнәк түгел, Әзербәйҗан, Казакъстан, Кыргызстанда әле урыс теленә бераз өстенлек бирәләр икән. Чехиядә яшәүче казах милләтеннән булган Нурлытай ханым:

“Безнең чех җирендә - Прага шәһәрендә яшәвебезгә 10 елдан артты. Казакъстанда туган ике балам һәм Чехиядә туган тагын бер балам барысы да хәзер инглиз мәктәбендә укыйлар. Өйдә без казакъ телендә сөйләшәбез. Ә мәктәптә алар инглиз һәм алман телләрен үзләштерә. Шуңа монда булганда аларга урыс теле бөтенләй кирәкми. Һәм әлбәттә аларның һич кенә дә урыс телен өйрәнәселәре килми. Әмма Казакъстанга кайтып укуларын дәвам итсәләр аларга урыс теле кирәк булачак. Шуңа без балаларыбызга урыс телен дә өйрәтергә кирәктер дип уйлыйбыз”, ди.

Нурлытай ханым әйтүенчә, Казакъстанда икътисад өлкәсендә сөйләшүләр күбесенчә урыс телендә алып барыла. Шуңа Казаксъстанда урыс телен яшьләр яхшы белүен әйтә.

“Без Казакъстанга баргач туганнарыбыз-дусларыбыз белән сөйләшәбез. Һәм алар Казакъстандагы яшьләрнең инглиз телен өйрәнергә тырышуларын әйтә. Казаr] мәктәпләрендә укучылар казаr] һәм урыс телләрен әйбәт белә, шуңа алар бар көчен инглиз телен өйрәнүгә бирә”, ди Нурлытай ханым.

Ул 1990 еллар башында хакимият казакъ телен үстерүгә күп көч куйса, телне өйрәнергә кызыксыну булса, хәзер бу юнәлеш сүлпәнәя төште, ди.

Авырткан җирне акча дәвалый

Көнбатышта да, шул исәптән Мәскәүнең үзендә дә Русия хәзер көч ала барган ил буларак кабул ителә. Нефть-газга бәяләр арта, илгә күп акчалар килә. Ләкин шуңа да кармастан, БДБ илләрендәге яшьләр чит илгә тартыла. Һәм бу Русиянең авырткан җире булып кала. Чөнки федераль үзәк элекке советлар берлеге илләрен ничек тә үз канаты астында калдырырга тели.

Узган ел Кремль “Урыс дөньясы” дигән оешма да төзеде. Аның кысаларында, урыс телен үстерү өчен 22 миллион доллар грант каралган. Бу оешманы Кремльдә шактый озак эшләгән Вячеслав Никонов җитәкли. Аның әйтүенчә, быел БДБ һәм Көнбатыш илләрендә урыс телен өйрәтү өчен 15 үзәк ачылачак.