Акыл ияләре җәнҗал яратмый

Татарстан академиясе әгъзаларының еллык җыелышы

Татарстан Фәннәр академиясенең еллык хисап җыелышы нәрсәсе беләндер элекке колхоздагы хисап-сайлау җыелышын һәм дә укытучыларның август киңәшмәсен хәтерләтә.
Мондый чакларда ел буе эшләгән эшләрне санап чыгалар, алдынгыларның исемнәрен яңгыраталар, киләчәккә планнар коралар, җыелышка килгән түрәләрдән матди ярдәм сорыйлар.

Татарстан академикларның җомга көнне үткән җыелышында республиканың икътисадына, социаль-мәдәни үсешенә галимнәрнең керткән өлеше турында бик күп материаллар, фикерләр яңгыратырылды.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров
Фәннәр академиясенең президенты Әхмәт Мазһаровның бер сәгатькә якын дәвам иткән чыгышында китерелгән дәлилләр Татарстан фәненең заманча югары дәрәҗәсен, төрле ширкәтләрдәге үсешнең галимнәр ярдәмендә булганын ачык күрсәтте.

Чыннан да, химия, нефть табу, эшкәртү, машина төзү, икътисад, медицина тармакларында Татарстан галимнәре бик зур җиңүләргә ирешкән.

Академиянең гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина
Академиянең гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина президиум эшчәнлеге һәм элекке карарларның үтәлүе турыда 15 минутлык хисап ясады.

Күренүенчә, эшләр бик елдам алып барыла. Мазһаровның чыгышында гуманитар фәннәрнең эшләре турында шактый зур белешмә бирелде. Бигрәк тә, тел, әдәбият, сәнгать институтында алып барылган тикшерүләр киң колачлы, аларны санап та бетерерлек түгел.

Кемнәр яңа академик булды?

Әйтергә кирәк, Фәннәр академиясенә яңа әгъзалар сайлаганда, быел төгәл һәм табигать фәннәреннән башка Русия халыклары әдәбияте дигән фән буенча әгъза-мөхбир урынын бирелгән иде. Элекке елларда тарих һәм этнология белгечлекләре буенча урыннар тәкъдим ителеп, анда кайбер галимнәр, шул ук Дамир Исхаков, ике тапкыр омтылыш ясап та, сайлана алмаган иде.

Бу юлы әдәбият галименә бирелгән урынга филология фәннәре докторлары Хатыйп Миңнегулов, Фәрит Яхин, Фоат Галимуллин һәм Ким Миңнуллин дәгъва иткәннәр. Һуманитар бүлектә барган сайлаулар нәтиҗәсендә әгъза-мөхбирлеккә шушы ук дәрәҗәгә узган елда да омтылыш ясаган Ким Миңнуллин сайланган. Шулай итеп, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин хәзер Фәннәр академиясенә яңа әгъзалар алганда, тавыш бирү хокукына ия.

Рафаил Хәкимов тәнкыйтьләүчеләрне тәнкыйтьли

Шуны да әйтергә кирәк, Тарих институты турында Академия президенты җылы сүзләр әйтте. Шушы атнада гына директор итеп сайланган Рафаил Хәкимов Академиянең мөнбәренә чыгып, үз институтында спонсорлардан акча табу, ел саен 50ләп китап чыгару, зур фәнни эшләр башкару турында оптимистик фикерләр әйтте.

Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов
Фәннәр академиясенең эшчәнлегенә бәя биреп, Рафаил Хәкимов, Академия безнең республикабызның горурлыгы, безнең галимнәребез дөнья дәрәҗәсендә эшләүче галимнәр, чит ил академияләре дә безне дөнья дәрәҗәсендәге академия дип кабул итә, диде.

Дамир Исхаков һәм Искәндәр Измайловның исемнәрен әйтмәсә дә, Рафаил Хәкимов аларның хаклы булмавына ишарә ясады. «Газетага язсалар да, үз исемнәреннән язсыннар, Академия исеменнән язмасыннар, я башта Академия системасыннан китсеннәр”, диде.

Республика Академиядән кәнәгать

Утырышта игълан ителсә дә, беренче вице-премьер Равил Моратов җыелышка килмәгән иде. Республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин
Ул да Академиянең эшчәнлегенә югары бәя бирде. Матбугатта Академиянең эчке эшләрен тәнкыйтьләүне ул да хупламый. “Звезда Поволжья” газетасының бу теманы артык куертып җибәрүенә дә тискәре бәя бирелде.

Дөрес, мондый чыгышлар Академияне тәнкыйтьләгән Исхаков белән Измайлов һәм алар даими язып торган гәзиткә яхшы гына реклам булып яңгырады.

Милләтче академикның туры сүзе

Тәнәфес вакытында тарих фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Түбән Кама Татар иҗтимагый үзәген оештыручы һәм беренче рәисе Азат Зыятдинов "Азатлык" радиосына әңгәмә бирде.
Татарстан фәннәр академиясе әгъзасы Азат Зиятдинов

Азат Зиятдинов: Фәннәр академиясенә килгәндә, мин аны оештыруны Татарстанның зур казанышы, дип саныйм. Чөнки академиясе булу, бу инде дәүләтчелекнең бер билгесе. Без татар халкының мөстәкыйль, дәүләтле булуын хыялланабыз. Ул зур милләт, киләчәктә үз урынын табарына ышанам. Рәхмәт президент Миңтимер Шәймиевка һәм академиянең беренче президенты Мансур Хәсәновка. Алар башкаларны туплап фәннәр академиясен оештырдылар. Бу бик зур адым булды.

Мин академиянең эшчәнлеген зур дип саныйм. Әмма икенче ягы бар. Һуманитар өлкәдә эшләүче галимнәр техниканы икенчел катлам кебек карыйлар. Аларга тарих, тел булсын, үзләренеке булсын. Бик күп ызгышлар аларның бер-берсен күрә һәм таный алмаудан килә. Мин күп кенә язучы, галимнәр, шагыйрьләр, артистлар белән очрашам, шулкадәр бер-берсенә начар карыйлар.

Римзил Вәли: Көнчелекме бу, әллә фәнни альтернатив фикерләү аркасындамы?

Азат Зиятдинов: Мин андый фикерләүне күрмим. Бу гади көнчелек. Бу киң караш җитмәүне аңлата. Әлбәттә, фәндә дә, сәнәгатьтә дә бөтен кеше ялгыша. Бер нәрсә эшләмәгән кеше генә ялгышмый.

Римзил Вәли: Ә сезгә бер-берегезгә юл бирергә туры киләме соң, менә бу җитештерү, үзегезнең торбаларыгыз, химия фәне турында сөйләшкәндә, каршылык булмыймы?

Азат Зиятдинов: Әлбәттә була. Әмма каршылыкны бит гаиләдә калдырып була. Һәрбер гаиләдә каршылыклар була. Берсе аның урамга чыгып кычкыра, күлмәген ерта башлый, икенчесе өендә матур гына утырып чәй эчә, килешә, җитәкләшеп өеннән чыгып китәләр. Әмма бу каршылыкларның нигезендә акча җитмәү ята. Без әйтәбез, анда академия әгъзаларына, укытучыларга, медицина хезмәткәрләренә түләнгән акчаларны арттырырга кирәк дип. Чыннан да, арттырырга кирәк. Безнең шушындый хәлдә яшәү, бу илнең хәерчелеге, аның дөрес юнәлештә бармавы. 4 триллионга якын акчалар Америка банкларында ята. Миңа калса, бүгенге көндә яңа технология булдырып, заводлар ачып, яңа эш урыннарын булдырып, илне күтәрергә кирәк.

Римзил Вәли: Фәннәр академиясе дә бер яктан карасаң фәнни иҗтимагый оешма, милли иҗтимагый оешма. Охшашлык бармы иҗтимагый оешма буларак фәннәр академиясе һәм милли мәдәни үсеш оешмасы охшашлыгы бармы? Аларның икесендә дә шул кешеләр эшли бит әле. Мәсәлән сез, Азат Зиятдинов, шул ук Дамир Исхаков.

Азат Зиятдинов: Иҗтимагый хәрәкәттә катнашып мин аннан бернинди матди файда алмадым. Алып та булмый аны.

Римзил Вәли: Ә сезнең иҗтимагый эшләрне башкарганда, башкалар белән талашып, бозылышканыгыз бармы, мәкаләләр язып, шикәятләр язып.

Азат Зиятдинов: Мин андый эшләр белән шөгыльләнмим. Бер кеше миңа ачу итә икән, мин аның белән эш итмим. Милли хәрәкәт шундый нәрсә бит ул. Һәркем үз идеясе белән борчыла. Түбән Камага мин җитәклим дип килмәдем бит. Сайлап куйдылар. 1988 елның декабрендә милли хәрәкәттә беренчеләрдән булып без устав алдык.

Римзил Вәли: Менә шулай аңлаша торган корылтай булсын иде инде бу. Фәннәр академиясенең дә җыелышы. Дәүләт белән галимнәр, галимнәр белән җитештерүче, сезнең кебек җитештерү генераллары аңлашып яшәсен иде.

Азат Зиятдинов: Әлбәттә аңлаешып, матур итеп яшәү иң зур нәрсә инде ул. Ә менә язып, ызгышып, талашып, әлбәттә кемдер җиңәр, әмма бу җиңү шатлык китерми. Икенче ягын да исәпкә алырга кирәк. Мансур Хәсәнов ул бик тәҗрибәле кеше иде. Фирка идарәләрендә эшләп ул шулкадәр өйрәнгән, ул кем белән ничек җитәкчелек итәргә, нинди юнәлешләрдә алып барырга аны өйрәтәсе юк иде. Аңа академияне оештыру җиңел булды, әлбәттә. Чөнки бик тәҗрибәле кеше. Ул техника белән дә, медицина белән дә уртак тел тапты.

Икенче ягы. Сайлап куйдык Мазһаровны. Искиткеч тәҗрибәле, дөньяда үзен таныткан галим. Әйтик, нефтьне күкерттән чистарту ысуллары аның хезмәте. Иҗтимагый өлкәне дә җитәкләргә әзерме ул, анысын әйтә алмыйм. Аның бит шул өлкәдәге академиклары бар, алар инде Исхаков белән дә уртак тел табарга тиеш. Әйтик, нефтехимиядән килеп кердең дә барсын белмәскә дә мөмкин. Әмма ул зур галим, алар белән эш итә. Ул ягы Мансур абыйга караганда күпкә отышлырак инде. Акчаны Мазһаров, әлбәттә кереп сорый. Фәрит Мөхәммәтшин бүген вәгъдә итте бит. Сентябрь аеннан акчаларны кабат карыйбыз, уңай якка чишәбез диде. Ә бер нәрсәне сөйләү, менә тараттылар академияне, анда тегеләй, болай дип гайбәт тарату, ул бервакытта да конструктив уңай нәтиҗәләргә китерә алмый.

Галимнәрнең эш хакы артачак

Төштән соң Фәннәр академиясендә чыгышлар дәвам итте, бүлекләрдә сайланган яңа академикларны зур җыелышта раслау өчен яшерен тавыш бирделәр. Өч битлек карарда Академиянең иң мөһим эшләре билгеләнде. Тәнкыйтьнең дә кирәклеге танылды. Яхшы гына тәкъдимнәр җыелды, сорауларның иң зурысы һәм ачысы эш хакының кайчан артуы турында булды. Фәрит Мөхәммәтшин, бу хакта президент Шәймиев белән алдагы көннәрдә сөйләшүләрен әйтте һәм төп җавап шул сентябрь аенда эш хаклары артачак, академикларның стипендиясе дә бераз артыр дип көтелә. Фәнни җыелышта сәясәт, президентлыкны саклау темасы да күтәрелде. Гомумән, тыныч һәм позитив рухта үтте бу җыелыш. Академиянең эшенә алдан ук “икеле” куйган Дамир Исхаков бу җыелышта канәгать елмаеп утырды.