Көздән Русия белән Израиль арасында визалар бетә

Русия белән Израиль арасында визасыз керү килешүе сентябрь ахырында гамәлгә керәчәк.

Бу турыда журналистларга Израильдәге консуллык бүлеге башлыгы Владимир Юкалов белдерде.

Килешү Тель-Авивта 20 мартта Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров сәфәре барышында имзаланды.

Килешүдә 2 як та бер беренең ватандашларын 90 көнгә кадәр торырга визасыз кертәчәк диелә.