Европа Кубага чикләүләрне бетерә, Иранга кырыслата

Европа Берлеге Иранның атом программасына каршы яңа чикләүләр турында килеште.

Яңа чикләүләрнең бер өлеше буларак Иранның Мелли банкына Европада эшчәнлек алып бару тыела. Мелли – Иранның иң зур банкы.

Тәһран халыкара җәмәгатчелекнең уран баетуны туктату таләпләренә буйсынмый. Кайбер көнбатыш илләре уран баету Иранда атом коралы ясауга китерергә мөмкин дип борчыла.

Бүген Европа Берлеге шулай ук Кубага каршы чикләүләрне бетерде. Әмма бу адым символик әһәмияткә генә ия. Кубага каршы Европа Берлеге чикләүләре 2005 елдан бирле туктатылып тора иде.

Куба һәм Иран турында карарлар дүшәмбе көнне Люксембургта Берлек илләре министрлары очрашуында расланды.