Берлин Әфганстанда хәрбиләрен 1000-гә арттырмакчы

Германия саклану министры Франц Йозеф Юнг Германия быел Әфганстанга җибәрелүче хәрбиләр санын 1 меңгә арттырырга җыена дип белдерде.

Юнг әйтүенчә, Германия Әфганстандагы хәрбиләре санын 4500-гә җиткерергә тели.

НАТОдагы беректәшләре Германиядән үз гаскәрләрен Әфганстанның көньягына җибәрүне сорый.

Германия гаскәрләренең күпчелеге чагыштырмача тыныч булган төньякта урнашкан.

Гаскәр арттыру карарының әле Германия парламентында раслануы зарур.