Аерылган хатын-кызлар кимсетелә

17 илнең 12сендә иреннән аерылган яки тол калган хатыннарны кимсетәләр. Бер генә илдә – Украинада андый хатын-кызларны эзәрлекләмиләр.
"Тол калган һәм аерылган хатын-кызларның кимсетелүе – илнең мәдәниятенә яки үсешенә карамый," ди фикер белешүне оештырган WorldPublicOpinion.org сәхифәсе җитәкчесе Стевен Калл. "Тәрәккый иткән илләрдә дә күпләр мондый кимсетелүнең булганын таный."

Сораштыру оештырылган 17 илнең 12сендә халыкның яртысы диярлек мондый хатыннарның хокуклары бозыла, дип җавап биргән.

Тол һәм ялгыз хатыннарга мөнәсәбәт төрлечә булырга мөмкин. Ярлырак илләрдә хатын-кызның иреннән аерылган хәлдә уртак мал-мөлкәткә хокукы тартып алына, балалары белән бергә ул йортсыз, җирсез, акчасыз кала ала. Кайбер илләрдә хатын-кызның гаиләсе өчен туплаган малы – уртак милек дип саналмый һәм аерылган очракта ул барысын да югалта. Хәлле илләрдә исә ялгыз ирләр белән ялгыз хатын-кызлар арасында социаль аермалыклар бик зур. Мондый илләрдә хатын-кызлар озаграк яши. Олы яшьтәге тол яки ялгыз хатыннар арасында хәерчелек дәрәҗәсе бик югары булырга мөмкин.

Фикер белешү нәтиҗәләре Халыкара Тол Хатыннар көненә туры китерелеп әзерләнде. (Бу көн 23 июнь билгеләнә). Шулай ук быел Кеше Хокуклары турында Гөмүм Декларация кабул ителүенә 60 ел тула. Дөньяда кеше хокуклары өлкәсендәге бу иң мөһим документ "һәр кеше бер нинди аермасыз тигез хокукларга ия...ирләр һәм хатын-кызларның өйләнешү, гаилә кору һәм аны таркатуда хокуклары бер тигез" диелгән.

WorldPublicOpinion.org сәхифәсе – халыкара оешмаларны берләштергән тикшерү үзәге. Аның башфатиры АКШның Марилэнд Университетында урнашкан.

Фикер белешүдә 17 илдән (иң зурлары – Кытай, Һиндстан, АКШ, Индонезия, Нигерия, Русия) 17595 кеше катнашты. Сораштыру 10 гыйнвардан 6 майга кадәр оештырылды.

Тол хатыннарга каршы дискриминация булуы 6 илдә танылды. Көньяк Корея (81%), Төркия (70%), Фәлестин җирләре (61%), Нигерия (58%), Кытай (54%). Ике генә ил тол хатыннар езәрлекләнми, дип җавап бирде – Украина һәм Мексика.

Иреннән аерылган хатыннарга күпчелеге мөселман илләрендә мөнәсәбәт начар. Мысыр (80%), Төркия (72%), Фәлестин җирләре (53%), Иран (51%), Азәрбайҗан (54%).

Русиядә тол яки аерылган хатын-кызларга карата начар мөнәсәбәт күпмедер дәрәҗәдә (20%) бар, дип бәяләнде.