Әфганстанда 22 сугышчы үтерелде

Әфганстанның көнчыгышында АКШ һава һөҗүмнәре 22 сугышчыны үтерде.

АКШ җитәкчелегендәге коалиция белдерүенчә, Пактия виләятендә сугышчылар хакимият биналарына һөҗүм иткәннән соң Әфган полициясе һава көчләрен ярдамгә чакырган.

Соңгы атналарда Әфганстанның көнчыгышында көч куллану аеруча артып китте.

Төбәктәге НАТО көчләре җитәкчесе, АКШ генерал-майоры Джеффрей Шлоссер әйтүенчә, Әфганстанның көнчыгышында гыйсъянчылар һөҗүмнәре былтыргы белән чагыштырганда 40 процентка арткан.