Суданда очкыч казасында 7 кеше үлде

Суданның рәсми СУНА хәбәр агентлыгы белдерүенчә, илнең көньягында бер кечкенә очкыч казасында 7 кеше һәлак булган.

Корбаннарның 4-се Украина, 1-се Әрмәнстан, 2-се Судан ватандашы.

Русиядә ясалган Антонов очкычы җомга кичендә давыллы һавада Малакал шәһәреннән башкала Хартумга таба барганда казага юлыккан.