Гыйракта шартлау 7 кешене үтерде

Гыйракның Дүлүя шәһәрендә бомбалы машина шартлап кимендә 7 кешене үтерде һәм тагын берничә кешене яралады.

Корбаннарның күпчелеге полиция хезмәткәрләре.

Дүлүя полициясе башлыгы Мөхәммәт әл-Җубоури әйтүенчә, машинаны интихарчы шартлаткан.

Дүлүя күпчелек сөнниләр яшәгән, гыйсъянчылар оясы саналган Салаһетдин виләятендә.

Салаһетдин виләятенең башкаласы асып үтерелгән элекке президент Сәддам Хөсәиннең туган шәһәре Тикрит.