Гыйрак халыкара ширкәтләргә нефть ятмаларына юл ача

Илнең нефть министры Хөсәин ал-Шәхристани халыкара ширкәтләргә 6 нефть ятмасында эшләү мөмкинлеге бирелүе хакында әйтте. Багдадта үткән матбугат очрашуында ул, Румала, Киркук, Зубаир, Көнбатыш Курна Фаза 1, Бай Хәсән һәм Мәйсан нефть ятмаларын, тагын 2 газ ятмасын атады. Бу адым, беренче тапкыр Гыйрактагы нефть тармагына халыкара оешмаларга юл ача. Гыйрак, Согуд Гарәпстаны һәм Ираннан кала, нефть байлыклары ягыннан дөньяда өченче урында тора.