Райсны Кытай башлыгы Ху Цзиньтао кабул итте

Кыйтайда рәсми сәфәр белән булган АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райсны Кытай халык республикасы башлыгы Ху Цзиньтао һәм хөкүмәт башлыгы Вән Джибао кабул итте. Очрашу алдыннан Райс Тибеттагы хәлләр, Төньяк Кореянең атом программасы сөйләшүләрендәге тәрркыять, Зимбабведагы хәлләр хакында да сөйләшергә җыенуы турында белдерде. АКШ БМОның Иминлек Шурасында Зимбабве режимын хөкем итү юнәлешендә эшчәнлек алып бара. Райс Кытайга сәфәрен яңа гына җир тетрәүдән зур зыян күргән төбәкләрне күрүдән башлады.