АКШ президенты Буш Гыйрак һәм Әфганстандагы сугышка 162 миллиард доллар бүлеп бирү турындагы канунны имзалады. Бу акчалар, гыйнварга кадәр бирелә. Ул вакытта Ак Йортка яңа президент килергә тиеш. Барлыгы 5 ел эчендә, Гыйрак сугышына АКШ хакимиятләре 650 миллиард доллар биргән, Әфганстандагы хәрби чараларга 200 миллиард доллар киткән.