Русия котыпчылары Арктикадан чыгарыла

Арктикада Шпицберген җирендәге боздан Русия котыпчыларын чыгару башланган. 2007 елның сентябрендә анда “Төньяк котып–35” дигән фәнни үзәк үз эшен башлаган иде.

Ул быелның сентябренә кадәр анда калырга тиеш иде. Ләкин котыпчылар яшәгән һәм эшләгән җирдә боз эри башлау сәбәпле, Русия хакимияте андагы барлык 20 кешене дә чыгару карарына килде.