Бельгиядә яңадан сәяси кризис башлана

Бельгия премьер-министры Ив Летерм патша Альберт Икенчегә мөрәҗәгать итеп, аны вазыйфадан азат итүен үтенде. Моның сәбәбе - илнең фломанд төбәгенә күбрәк вәкаләт бирү турындагы тырышлыкларның барып чыкмавы, дип аңлаталар.

Летерм хөкүмәте, Бельгиядә фломанд һәм валлон фиркаләр арасында 6 ай дәвам иткән каршылыктан соң хакимияткә килгән иде.

Фломандлар Бельгиянең төньяк ягында күбрәк вәкаләт алырга тели. Илнең көньягында французча сөйләшүче валлоннар яши. Алар, фломандларның аерымлану теләгенә каршы чыга.