Гыйрактагы шартлауда 35 кеше үлде

Гыйракта булган шартлауда кимендә 35 үлде, дистәләрчә кеше яраланды. Полиция һәм АКШ хәрби җитәкчелек хәбәр иткәнчә, интихарчы үзен Гыйрак армиясенә ялланырга килгән кешеләр җыелып торган урында шартлаткан.