Украинада мәхкамә фильмнарны тәрҗемә итәргә кушты

Украинаның Югары административ Мәхкамәсе барлык чит ил киноларының украин теленә тәрҗемә ителергә тиешлеге турында карар чыгарды. Бу хакта илнең баш прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте. Шулай итеп моңа кадәр мәхкамәдә барган бәхәс тәмамланды. Украина мәдәният һәм туризм министрлыгы карары белән чит ил фильмнары украин теленә тәрҗемә ителмәгән булса, аларны күрсәтү һәм сатуга чыгару рөхсәт ителми.