Эхуд Голдвассер һәм Элдад Регевны соңгы юлга озатуда танылган сәясәтчеләр катнашты. Солдатларның җәсадларын Либаннның “Хизбулла” хәрәкәте вәкилләре кичә Израильгә тапшырган иде.
Израиль 5 либанлы тоткынны төрмәдән чыгарды һәм илләренә кайтарды. Бу алмашу 2 ел элек булган 34 көн дәвам иткән сугыштан соң үткәрелә.