Кавказда 3 миллиционер үтерелгән

Карачай-Чәркәс төбәгендә җирле милициянең 3 хезмәткәре үтерелгән. “Интерфакс” агентлыгы, җирле хокук саклау оешмалары мәгълүматларына таянып, башкаладагы кафеда билгесез кешеләр милиция хезмәткәрләренә аткан булган, дип хәбәр итте. Һөҗүм итүчеләрне әзлиләр.