АКШ һәм Гыйрак гаскәрләр киметү вакыты кысаларын билгеләмәкче

АКШ президенты Джодж Буш белән Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики озын мөддәтле иминлек килешүе нигезендә Гыйрактагы АКШ гаскәрләрен киметү өчен вакыт кысаларын билгеләү турында килеште.

Ак Йорт вәкиле Дана Перино гаскәрләрне киметү Гыйрактагы шартларның яхшыруына бәйле булачак диде.