Цхинвал Европаның Грузия белән сөйләшү тәкъдимен кире кага

Грузиядән аерылырга теләүче Көньяк Осетия Европа Берлегенең Брюссельдә Грузия белән сөйләшүләр үткәрү тәкъдимен кире какты.

Ассошиэйтед Пресс агентлыгы аерылыкчы Көньяк Осетия премьер-министры урынбасары Борис Чочиевның сөйләшүләргә Төньяк Осетия вәкилләре чакырылмаганга күрә бу тәкъдим кире кагылды дигән сүзләрен китерә.

Төньяк Осетиядә Грузиядән киткән күп кенә осетин качаклар яши.