Чечняда 3 милиционер үтерелде

Чечня эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, билгесез кешеләр 3 милиция хезмәткәрен атып үтергән.

Министрлык рәсмие әйтүенчә, министрлыкның йөк машинасын озата баручы милиционерларның утлы коралдан теткәләнгән мәетләре бер авылда табылган.

Һөҗүм итүчеләр милиционерларның коралларын алып качкан.