Кыргызстанда юл казасында 10 кеше һәлак булды

Кыргызстан рәсмиләре әйтүенчә, узган төндә бер автобус белән бер җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә 10 кеше һәлак булган һәм 30-лап кеше яраланган. Аларның кайберләре бик авыр хәлдә диелә.

Юлчыларның күпчелеге Ыссык күлдән кайтучы туристлар булган диелә.