Спортчыларның сафы сирәгәйде

Пекинда узачак Олимпия уеннарына ике атна калды. Башта Олимпиадага Башкортстаннан 19 спортчы барачагын хәбәр иткән иделәр. Инде соңгы сайлаулардан соң аларның 10ы төшеп калды. Шулай итеп, Пекинга Башкортстаннан 9 спортчы гына барачак.