Иранда центрифугалар саны көткәннән күбрәк

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗад уранны баету өчен илдә 5меңнән алып 6 меңгә кадәр центрифуганың булуы хакында белдерде.
Моңа кадәр Иранда 3 мең центрифуга бар дип уйланыла иде.

Дөнья җәмәгатьчелеге, атом коралын ясауда шикләнеп, Ираннан уран баетуны туктатуны таләп итә. Тәһран, атом эшләнмәләренә хокукы барлыгын һәм аның тыныч программа булуын белдереп килә.