Гыйрактагы шартлауларда 47 кеше үтерелгән

Бүген Багдадта булган шартлауда 24 кеше үтерелгән, 72 кеше яраланган. Киркукта яңгыраган шартлауда 22 кеше үлгән, кимендә 120 кеше яраланган. Полиция Багдадтагы һөҗүмдә дә, Киркуктагысында да интихарчы хатын-кызларны гаепли. Аларның берсе үз-үзен шигилар дини чараларына барган вакытта шартлата, икенчесе - бомбасын халык каршылык чарасын үткәрер өчен җыелган җирдә шартлаткан