Төркиядә АК партиянең эше карала башлады

Төркиянең Конституция мәхкәмәсе Гаделлек һәм Тәррәкыять фиркасен тарату мөмкинлеге турындагы мәсьәләне карый башлады. Шикаять белдерүче як, шушы фирка тәкъдим иткән кануннар, дәүләтнең Конституциясендә билгеләнгән дөньяви принципка каршы килә дип бара. Шушы утырышка кадәр, Истанбулда шартлау булган иде. Аларда кимендә 17 кеше үлде, 150дән артыгы яраланды.
Европа берлеге, АКШ һәм НАТО шартлауларны хөкем иттеп чыкты һәм Төркия хакимиятләренә теләктәшлек белдерде