Алтын караклары

Уфада ювелир кибетен таладылар.
Караклар пистолет белән куркытып, сак хезмәтләрен һәм сатучыны бәйләп, 3 миллион сумнан артык алтын һәм көмеш әйберләрен урлаганнар. Караклар бик тиз кулга алынган. Алар кибеттә эшләгән сак хезмәткәренең әшнәләре булып чыккан.