Төбәкләр исерткеч эчемлекләр сәүдәсен үзенә кайтармакчы

Киләчәктә искирткеч эчемлекләрнең кайсысын кертү, нинди күләмдә сатуны Русия төбәгенең җирле җитәкчеләре үзләре хәл итәргә мөмкин. Думага шундый канун өлгесе кертелде.
Вологда депутатлары тарафыннан тәкъдим ителгән канун өлгесе төбәкләрдә сатыла торган исерткеч эчемлекләрнең тәртибен җирле җитәкчеләр билгеләүне күздә тота.

Депутатлар фикеренчә, яңа тәртипләр кертү ялган аракы белән көрәшү өчен файдалы булачак, шулай ук төбәк казнасына да күбрәк акча китерәчәк. Чөнки барысы да хисапта торачак.

Моңа кадәр, ягъни 2006 елны кабул ителгән канун нигезендә, Русиядәге исерткеч эчемлекләр базарын Бердәм автоматлаштырылган дәүләт мәгълүмат системасы (БАДМС) тикшереп барырга тиеш иде. Ләкин ул тулы көчкә эшләп китә алмады. Һәм шуңа хәзер төбәк җитәкчеләренең әлеге өлкәдәге сәүдәне үз кулларына алу өчен отышлы вакыт туды.

Ләкин “Исерткеч эчемлекләр җитештерү берлеге” матбугат хезмәткәре Дмитрий Добров әйткәнчә, бу яңа ысул ялган аракы белән көрәшүдә уңай нәтиҗәләр бирәчәге шикле. Аның сүзләренә караганда, бу бары чикләүләргә китерәчәк, ягъни барлык исерткеч эчемлекләр җитештерүчеләрнең әйберләре дә тигез сатыла алмаячак. Чөнки төбәк җитәкчеләре беренче чиратта үзләрендә җитештерелгән аракыны сатуга чыгарырга тырышачак.

Мисал өчен, Татарстанда мондый тәҗрибә инде бар. Берничә ел инде республикада күбрәк Татарстанда җитештерлгән аракы сатыла. Шуның нәтиҗәсендә, чыннан да ялган аракы керү шактый кимегән, ләкин шул ук вакытта сатыла торган исерткеч эчемлекләрнең төрләре дә кимегән.

“Яңа канун кабул ителсә, Татарстан өчен ниндидер зур үзгәреш булыр дип уйламыйм. Чөнки бездә инде күптәннән шулай дәвам итә. Чөнки хакимият башлыклары алар элеккеге ханчыклар кебек, тели икән аракыны теләсә кайсы вакытта сата, тели икән үз сөтен чит районга чыгармый. Алар өчен кануннар юк, Казан Кирмәне ни әйтсә шулай була”, ди журналист Илфак Шиһапов.

Аның әйтүенчә, вак кибетләрдә республика җитәкчелеге Татарстан җитештерелгән исерткеч эчемлекләрне сатуны таләп итә алса да, зур сәүдә үзәкләре Мәскәүгә караганлыктан, аларда төрле җирдән кергән аракы сатыла.

Әгәр Вологда депутатлары, яңа канун нигезендә, барлык төбәккә кергән исерткеч эчемлекләрне җитештерүчеләрдәге саннар белән чагыштырып барып булачак һәм ялган аракыга чик куелачак дип белдерсә дә, әлегә ул мәгълүматларның кайда чагыштыралачгы, кем тарафыннан тикшереләчәге ачык әйтелми. Шуңа белгечләр бу канун өлгесен кертүчеләр беренче чиратта һич кенә дә ялган аракы белән көрәшүне күздә томый, монда җирле җитәкчеләрнең үз максатлары, ди.