”Әл-Гарәбия“ Тукай турында яза

”Әл-Гарәбия“дә Тукайга багышлап мәкалә чыккан.

Күвәйттә басылучы ”Әл-Гарәбия“ журналы Тукайга багышлап мәкалә чыгарган.

Күвәйттә басылучы ”Әл-Гарәбия“ журналының җәй саны (июнь) Татарстандагы билгеле шагыйрь Габдулла Тукайга багышлап мәкалә чыгарган. Анда шулай ук Тукайның рәсеме, шүрәле рәсемнәре дә басылган.

Татарстан мәдәният министрлыгының күргәзмәләр оештыру, халыкара мөнәсәбәтләр буенча бүлек җитәкчесе Рәйсә Сафиуллина ”Әл-Гарәбия“ журналы белән иҗади хезмәттәшлектә булуларын әйтә.

Әйтик, Күвәйт журналы 2007 елда октябрь ае санын да Татарстанга багышлаган иде. Бу журнал 1957 елдан бирле чыга һәм бар гарәп дөньясына тарала.