Көньяк Осетия рәсмиләре Грузия ягыннан ут ачылуын хәбәр итте


Цхинвал – Көньяк Осетия хакимиятләре бүген Хетагурово авылының Грузия ягыннан авыр корал утына тотылуы турында хәбәр итте.

Грузия белән Көньяк Осетия арасында атышулар турында хәбәрне тынычлык саклау көчләре дә раслады.

Грузия ягы әлегә бер аңлатма да бирми. Баштарак Тифлистә атышулар турында хәбәрне "провакация" дип атаганнар иде.