2005 елда Нальчикта булган һөҗүмнәр эше тикшерелә


Нальчик – Кабарда-Балкар Югары мәхкәмәсе 2005 елда Налчикта булган һөҗүмнәр эшенә бәйле тыңлауларны 14 августка күчерде.

Утырыш 3 адвокат килмәү сәбәпле күчерелгән.

Бу эш кысаларында барлыгы 58 кеше гаепләнә.

2005 елда Нальчикта булган һөҗүмнәр нәтиҗәсендә 12 тыныч кеше, 35 милиция хезмәткәре һәм 95 һөҗүмче һәлак булган иде.