Казан – 16-22 октябрь көннәрендә Казанда үтәчәк 4-нче "Алтын мөнбәр" кино фестивалендә катнашу өчен 25 илдән инде 180-нән артык фильм теркәлгән.
Фильмнарны бәйгегә кабул итү 15 август тәмамлана.
Фестивальгә дөнья киносы йолдызлары да чакырылган. Әлегә аларның исемнәре әйтелми.
Фестиваль кысаларында түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар үтәчәк.
"Алтын мөнбәр" кино фестивален Русиянең мөфтиләр шурасы, Татарстаның мәдәният министрлыгы, Русиянең ислам мәдәнияте үзәге һәм "Ислам дөньясы" телекомпаниясе оештыра.