Башкортстан укытучылары - август киңәшмәсендә

Башкортстан укытучылары җомга көнне үзләренең ел саен оештырылучы август киңәшмәсен үткәрде.
Быел бу җыен республиканың Балакатай, Дуван һәм Мәчетле районнарында узды. Анда Мәскәүдән дә кунаклар – Русия мәгариф һәм фән министры урынбасары Исаак Калина җитәкчелегендәге вәкиллек тә катнашты.

Республиканың төньягындагы өч күрше төбәк районнарында әлеге киңәшмәдә катнашучыларны якты йөз белән каршылау өчен, күп эшләр башкарылган. Быел өч районда җәмгысе 13 яңа мәктәп төзелеп беткән яки искеләре яңартылган. Киңәшмә барышында аларны ачу тантаналары да үтте. Шулай ук берничә балалар бакчасы һәм социаль-мәдәни үзәкләр дә ачылды. Август киңәшмәсендә катнашучылар өч районда тугыз маршрут буенча йөрде һәм, егермегә якын мәктәптә булып, андагы эшчәнлек белән танышты.

Укытучыларның август киңәшмәсе эшендә, һәр елдагыча, республика президенты Мортаза Рәхимов, дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев, премьер-министр Раил Сарбаев һәм башка югары җитәкчеләр дә катнашты.

Мөгаллимнәр киңәшмәсе пленар утырышында төп фикер алышулар Русиядә һәм, аерым алганда, Башкортстанда мәгариф өлкәсендә реформалар үткәрү хакында булды. Аеруча бу уку елыннан мәктәпләрне анда укыган балалар санына карап финанслау, укытучыларга хезмәт хакын билгеләүнең яңа алымнары күп сораулар һәм борчылулар тудыра. Чыгыш ясаучылар шул мәсьәләләргә бигрәк тә зур игътибар бүлде.

Русия мәгариф министры урынбасары Исаак Калина үз чыгышында Башкортстанда яңа мәктәпләрнең ел саен күпләп ачылуын һәм аларның заманча җиһазландырылуын билгеләде. “Аларда яңача фикерләүче укучылар тәрбияләү мөмкинлекләре бар”, диде Мәскәү кунагы.

Русия мәгариф һәм фән министры урынбасары Исаак Калина үз чыгышында шулай ук мәгарифтә төбәк милли компоненты мәсьәләсенә дә кагылды. “Башкортстан бу мәсьәләдә үз программасы белән эшләү хокугына ия”, дип ышандырды ул.

Быел уку-укыту өлкәсендә зур уңышларга ирешкән укытучыларга “Мәгариф” милли проектына ярашлы 100-әр мең сум грантлар да бирелә. Бу бүләккә быел Башкортстанның 363 укытучысы лаек булды. Бәхетлеләр арасында татар укытучылары да байтак.

Быелгы уку елында Башкортстан мәктәпләрендә башка төрле реформалар ничек барыр, әлегә әйтүе кыен, ә менә барлык милләтләр балаларына да мәҗбүри төстә башкорт телен укытуны тагын да киңрәк колач белән дәвам итү көн үзәгендә тора диләр. Канун буенча, хәзер беренче сыйныфтан 11 нче сыйныфкача һәртөрле милләт балалары башкорт телен мотлак өйрәнергә тиеш.

Башкортстан мәктәпләрендә башкорт телен мәҗбүри укыта башлау аеруча татар җәмәгатьчелеген нык борчый. Бу гамәлгә ризасызлык белдереп, Башкортстан татар милли оешмалары узган елда кайбер чаралар оештырды һәм төрле дәрәҗә җитәкчеләргә мөрәҗәгатьләр дә кабул итте. Әмма Башкортстан җитәкчелеге яклавын алган республика мәгариф министрлыгы түрәләре үзләре башлаган эштән ваз кичмәс һәм ата-аналар ягыннан нинди генә ризасызлыклар булса да, башкорт телен киңкүләм җәелдерер кебек.