Сочи шартлавыннан соң 8 кеше әле дә хастаханәдә


Сочи – Сочида булган шартлаудан соң, 8 кеше, шул исәптән 2 бала әле дә хастаханәсендә кала бирә.

Бер ханым реанимациядә, калганнарының хәле түзерлек, диелә.

Пәнҗешәмбедә Сочи комлыгында булган шартлау нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булган иде.

Бе ханым комлыкта яткан пакетны күтәреп алуга шартлау яңгыраган.

Тикшерү эшләре бара.