Журналистлар Цхинвалдан чыгуда ярдәм сорый


Цхинвал – Цхинвалдагы Русия һәм чит ил журналистлары, Русия, Грузия һәм Кушма Штатлар президентларына мөрәҗәгать итеп, журналистларны һәм тыныч халыкны низаг төбәгеннән чыгаруны оештырырга сорады.

Русиянең җир өсте гаскәрләре башлыгы Владимир Болдырев, Көньяк Осетия башкаласы Цхинвал шимбә иртәсендә Грузия көчләреннән тулысынча азат ителде дип белдерде. Грузия ягы моны кире кага.