Абхазия Кодор тарлавыгында хәрби чара үткәрә

Абхазия армиясе Кодор тарлавыгының югары җирләрен үз контроленә алган, дип хәбәр ителә. Бу хакта бүген Абхазия президенты Сергей Багапш белдерде. Башка чыганаклар бу мәгълүматны әлегә расламый. Грузия вәкилләре, “Азатлык” хәбәрчесенә, бүген Гори каласының яңадан утка тотылуы турында белдерде.
Дүшәмбе көнне, Грузия Русия хәрбиләренең берничә шәһәргә керүе, шул исәптән башкала Тифлистан 60 км ераклыктагы Горига кереп урнашуын белдергән иде. Русия саклану министрлыгы гаскәрләренең Горига керү хәбәрен кире какты.