Русия Осетиягә акчалата ярдәм күрсәтә башлады

Русия хөкүмәте Көньяк Осетиядә төзекләндерү эшләре өчен 10 миллиард сум акча бүлеп бирә. Бу хакта, бүген, Русия президенты уздырган 2009-2011 еллардагы бюджет хакындагы киңәшмә барышында финанс министры Александр Кудрин хәбәр итте. Кудрин сүзләренә караганда, акча киләсе елдагы бюджетта инде бүленеп куелган, әмма аларны быел ук бүлеп бирүләре ихтимал.

Бу акчалар Төньяк Осетиядә махсус төзеләчәк вакыфка күчереләчәк һәм ихтыяҗ булган саен Көньяк Осетиядәге эшләргә тотылачак. Моннан тыш, Русия хөкүмәте качаклар өчен миллиард ярым сум акча бүлеп бирде. Бу акчалар инде Төньяк Осетиягә күчерелгән.