Пакыстан көчләре талибан сугышчыларын үтерде

Пәнҗешәмбе көнне булган ракета һөҗүмендә Талибан башлыклары берсенең үлүе хәбәре Пакыстан рәсмиләре тарафыннан тикшерелә башлады.

Әфганстан чигенә якын Хар шәһәре тирәсендәге бер авылда 2 машинага Пакыстан хәрби боралагыннан булган һөҗүмдә, 9 кеше үтерелгән иде. Шул үлгән кешеләр арасында әл-Каидә җитәкчесенә якын булган Талибан хәрәкәте җитәкчесе Маулви Мөхаммәт Факир дә булган дип фаралана.