Динара Сафина көмеш медаль яулады

Динара Сафина (с), Елена Дементьева һәм Вера Звонарева (у)

Пекин Олимпия уеннарында хатын-кызларның теннис бәйгесендә медальләрнең барысын да Русия спортчылары алды.


Финал уенда Динара Сафина 6:3, 5:7, 3:6 исәбе белән русияле Елена Дементьевага җиңелде.

Динара Сафина
Финалга кадәр Динара биш көндәшен җиңгән иде:
Мара Сантанджело (Италия) 6:3, 7:6
Мария-Хосе Мартинес-Санчес (Испания) 7:6, 6:1
Чжэн Цзе (Кытай) 6:4, 6:3
Елена Янкович (Сербия) 6:2, 5:7, 6:3
Ли На (Кытай) 7:6, 7:5

22 яшьлек Динара Олимпия уеннарында беренче тапкыр катнашты. Еленаның бу инде өченче уеннары. Сиднейда алган көмеш медалена ул хәзер алтынны өстәде.

Бронза медальне тагын бер Русия спортчысы Вера Звонарева алды.