Благовещен эше сузыла

Мәхкәмә Благовещен эшен карауны суза килә.
Сүз 2004 елда Благовещенда узган милиция тазартуы турында бара. Тазарту нәтиҗәсендә меңнәрчә кеше зыян күргән иде. Әлеге эшне сузып килү нәтиҗәсендә, зыян күрүчеләр гадел мәхкәмгә өмет итми, дәгъваларын алып аларның саны бүген 342гә калды. Мәхкәмәнең соңгы утырышы гаепләнүчеләрнең адвокатларының гаепләү эшләре белән танышып өлермәү сәбәпле күчерелде. Быел декабрьдә бу эшкә 4 ел тула.