Беларуста төрмәдән чыккан оппозиция җитәкчесе сәясәткә кайта

Узган шимбә көнне Төрмәдән чыгарылган Беларус оппозициясе җитәкчесе Аляксандр Казулин яңадан сәясәткә кайтырга җыенуын белдерде.

Аның адвокаты әйтүенчә, Казулин шулай ук Беларус дәүләтеннән 2 миллион евро таләбе белән мәхкамәгә мөрәҗәгать итәргә дә җыена. Казулин шулай ук үзен ярлыкау урынына тулысынча аклауны таләп итә.

Белдерүдә Казулинның тагын 2 сәяси тоткын Андрей Ким белән Сергей Парсиукевичны иреккә чыгаруны таләп итүе әйтелә.