ЕИХО Грузиягә тагын 20 күзәтүче җибәрә

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы Грузия дә, Русия дә Грузиягә өстәмә 20, хәрби күзәтүче җибәрү белән килеште дип белдерә.

Оешма рәисе булган Финляндия тышкы эшләр министры Александр Стубб күзәтүчеләрне бүген җибәрергә теләвен әйткән иде.

Оешма Грузия белән Русия арасында атышларны туктату килешүенең үтәлүен күзәтү өчен тагын 80 Европа күзәтүчесе җибәрергә тели диде.

Хәзер Грузиядә оешманың коралсыз 8 хәрби күзәтүчесе бар.