Шәймиев Путинга хисап бирде

Татарстан президенты Минтимер Шәймиев Русия премьер-министры Владимир Путин белән очрашып республикадагы икътисадый вәзгыять турында хисап бирде.

Шәймиев Татарстан социаль-икътисадый фаразлардан калышмый, хәтта бераз алдарак та бара диде.

Шәймиев белән Путин 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиада турында да сөйләште.