Пакыстанда корал ясау ширкәтендә шартлаулар булды

Пакыстан полициясе белдерүенчә, башкала Исламабад янында корал ясау ширкәтендә интихарчылар 2 бомба шартлаткан.

Ваһ шәһәрендәге ул шартлаулар нәтиҗәсендә, ширкәт бинасы янында, 50-ләп кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше яраланган.

Полиция әйтүенчә, шартлаулар корал ясау ширкәте капкалары янында эшчеләр өйләренә кайтып барганда булган.

Талибан шартлаулар өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.