Әфганстанда 30 сугышчы үтерелде

Әфганстандагы АКШ җитәкләгән коалиция көчләре илнең көнбатышында һава һөҗүме белән 30 сугышчыны, шул исәптән бер Талибан җитәкчесен үтерүе турында белдерде.

Кабулда саклану министрлыгы сүзчесе Һератта булган ул һөҗүмне расласа да, үтерелгән 30 кешенең 5-се тыныч халык вәкиле диде.

Аның әйтүенчә, һөҗүм Талибан җитәкчесе Сиддыйк мулланың бер бинада сугышчылар белән очрашу үткәрүе турында күзләү мәгълуматы килгәннән соң булган.