Рәхимов премьер урынбасары Гаскәровны беренче урынбасар итте

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов республика хөкүмәтенә үзгәрешләр кертүче карар чыгарды.

Хәзер премьер-министрның 7 урынбасары, шул исәптән 2 беренче урынбасары булачак.

Рәхимов шулай ук финанс министры Айрат Гаскәровны премьер-министрның беренче урынбасары итеп билгеләде.

Моңарчы Гаскәров гади урынбасар иде.